Лаеш районы хакимияте башлыгы Илдус Зарипов Луганск халык республикасында мобилизацияләнүчеләр янында булып кайткан

Хәрбиләргә районнан гуманитар ярдәм: УАЗ-буханка машинасы, мотопомпа, эчке кием-салым, яңгырдан саклану өчен плащлар, рация, бинокльләр тапшырылган.

Лаеш районы хакимияте башлыгы Илдус Зарипов Луганск халык республикасында Татарстаннан мобилизацияләнгән ир-егетләр белән очрашкан. Район хакимияте мәгълүматларына караганда, Луганскида Лаештан 100дән артыграк егет хезмәт итә. Хакимият башлыгы хәрбиләрнең хезмәт һәм көнкүреш шартлары белән танышып, часть командирлары белән аралашкан. Аны хәрби комиссар Александр Афанасьев, шулай ук район советы аппараты җитәкчесе Рамил Гарифуллин озатып йөргән.

Кунаклар хәрбиләргә районнан, җирле эшмәкәрләрдән, туган-тумачалары һәм гомумән, изге күңелле барча кешедән җыелган гуманитар ярдәм илтеп тапшырган. Солдатларга шулай ук Лаеш Изге-Троицк архиерей чиркәвенең Якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләрдән изге бөтиләр бүләк ителгән.

Зарипов билгеләп үткәнчә, барлык егетләр күтәренке кәеф белән хезмәт итә. Ул районда яшәүчеләрнең барчасы исеменнән хәрбиләргә өйләренә тизрәк исән-имин кайтып җитүләрен теләгән.

Александр Афанасьев исә барлык хәрбиләрнең үзләре өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин ителгәнлеген искәрткән. Хәрби комиссар биредә улы белән аралашкан. Ул да Луганск халык республикасында хезмәт итә икән.


Фикер өстәү