Россия ашлыгын ике тапкыр кыйммәткә саталар

Россиянең тышкы дөнья белән сәүдәсен киметү, кыенлаштыру, бездә товар кытлыгы булдыру Көнбатышның соңгы бер елдагы сәясәтенең төп нигезенә әверелде.

Вашингтон һәм Брюссель бу юлы җиңел уңышка ирешә алмадылар. Бердән, Россия чималына мохтаҗлык зур, аннан оппонентлар үзләре дә тулысынча баш тарта алмый. Эмбарго кертелүгә карамастан, Европада Россия нефть продуктларын файдалану дәвам итә. Дөрес, Россиядән түгел, мотор ягулыгын Африкадан, Азиядән алалар. Мәскәү өченче дөнья илләренә арзанга сата, тегеләре Европага кыйммәткәрәк сатып җибәрәләр. Икенчедән, дус илләр Россия белән араны өзәргә теләмиләр, чөнки бу икътисадый яктан зыянлы. Технологик товарлар белән Россия үзе шулай кылана: Көнбатыш товарларын «дус ил»ләр аша кайтарта. Үзеңнекен арзанга сатасың, тегеләрнекен кыйммәткәрәк аласың – төп югалту шунда. Әмма Көнбатышта санкцияләрнең 11 пакетын әзерлиләр. Бу юлы камчы арадашчы илләр җилкәсенә төшәргә тиеш. «Пакет» кабул ителгәнче үк, Төркия һәм Казахстан белән сәүдә кыенлашты инде. Санкция исемлегенә кертелгән товарларны безгә үткәрмәскә тырышалар. Арадашчылык керемле булса да, тыелырга туры килә. Дус илләрнең үз товарларын Россиягә керттермәскә тырышу сәясәте дә үткәрелә. АКШ, мәсәлән, үзбәк мамыгына басым ясый, аның төньяк державага сатылуына чик кую белән яный. Үзбәкләр өчен бик зыянлы тыю бу, чөнки, бердән, мамыкка Россиядән башка базар юк, икенчедән, Россия инде мамык белән үзен-үзе тәэмин итеп килә, дип зарланалар.

Санкцияләрдән икътисадый зыян аз түгел. Россиягә бурычлы илләр агымдагы бурычларын түли алмыйлар, чөнки халыкара түләүләр системасыннан өзделәр. Бюджетка керергә тиешле дистәләгән миллиард сум керми кала. 2022 елда бары тик 11 миллиард сум бурычны гына кайтарып алып булган. 48,7 миллиард сум түләргә тиеш булганнар. Путин да: «Без долларга кизәнмибез, аны безгә бирмиләр», – дип  әйтеп куйды бит.

Санкцияләр ашлык белән сәүдә итүдә дә чагыла. Болай да дөнья базарында ашлыкка бәя төште. Базарлардан өзелү сәбәпле, Россия үз ашлыгын дус илләргә бик арзанга озатырга мәҗбүр. Россиянең Ашлык берлеге президенты Аркадий Злочевский Казахстаннан зарлана. «Казахстан гражданнары Россиядә ашлыкны сатып алалар да элеваторларга пошлинасыз ташыйлар, үзләренеке дип рәсмиләштерәләр», – ди. Шул рәвешле үзләренекенә әйләндергәч, Россия ашлыгын Үзбәкстанга ике тапкыр кыйммәткәрәк саталар икән. Дус илләр белән сәүдәдән килгән зыян күпмегә төшүе билгесез. Безне бик бай ил булуыбыз гына коткара. Күңелдә бер сорау туа да куя инде: теге иркенлек елларында безне ник бик кысып тоттылар икән?

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү