«Беренче апрельдә хатын шалтыратты да: «Мин синнән аерылам, үз бәхетемне таптым», – диде

1 апрельнең көлке көне икәнен хәзер бөтен кеше дә яхшы белә инде. Без кечкенәрәк чакта бу билгеләмә ул кадәр үк популяр түгел иде. Һәрхәлдә, без аны «алдау көне» дип йөртә һәм бер-беребезне әллә ничекләр итеп алдарга тырыша торган идек. Шугракларыбыз тиңдәшләрен төп башына утырту белән генә чикләнмичә, укытучыларны да кызык итә. Мин үзебезнең сыйныф җитәкчесен ике ел рәттән: «Сезне директор чакыра», – дип кабул итү бүлмәсенә кертеп җибәрдем. Яшь, чибәр кыз иде ул, шуңа алдыйсы килеп кенә тора иде. Ә директор – өлкән яшьтәге бик абруйлы, таләпчән кеше. Ул чакырганда керми калып та булмый. Өченче елда да алдарга иде исәп, тик килеп чыкмады, класс җитәкчебезне директор чынлап та чакырды. Ә укытучы апа алдагы елларны искә төшерептер инде, елмаеп кул гына селтәде. Шуннан дәрес башлангач, директор үзе килеп керде: «Сезгә минем чакыруны җиткерделәрме? Ник кермәдегез? Әйдәгез әле».

Сәхнәдә «конферансье» дип аталган адәм көлдерүче булып эшләгән елларда, бу көн миңа чын мәгънәсендә Көлке көне булып тоела иде. Һөнәри бәйрәм шикелле. Юмор өлкәсендә эшләүчеләр хәтта бер-беребезне котлый да торган идек. Шул рәвешле яши торгач, аның Алдау көне икәне дә, Ахмаклар көне икәне дә онытыла төште һәм мин бер елны күңелем йомшарып китеп, уен-көлке яраткан кайбер агай-энене 1 апрель белән котлап открыткалар җибәрдем. Рәхмәт әйтүче табылмады. Барысы да диярлек үпкәләгән булып чыкты. «Ник ул мине Ахмаклар көне белән котлый?» «Алдакчылар көне белән…» Кеше күңелен күрәм дисәң, адәм көлкесенә калу да, ахмакка әйләнү дә ерак йөрми икән.

Гомумән, юмор ул үзеңне аңлаган кешеләр өчен генә кызык. Аңламый торганнар белән шаярырга маташсаң, үзең дә кызганыч хәлдә калырга мөмкинсең.

Бер ир сөйли, имеш:

– Командировкада чак иде. Беренче апрельдә хатын шалтыратты да: «Мин синнән аерылам, үз бәхетемне таптым, ә син үз тормышыңны үзең җайла. Фатир ачкычы шунда-шунда», – диде. Шуннан ике көн узгач, кабат шалтырата: «Мин шаярттым гына. 1 апрель иде бит», – ди. Ә мин инде подъездга кереп барам. Икенче хатын белән.

Уйнап шаяртсаң да, уйлап эшләргә кирәктер инде. Ә менә бер танышым бөтенләй икенче төрле шаяруга эләккән. Кибет яныннан узып барганда, чибәр генә бер ханым кечкенә баласын тотып торырга куша. Теге танышым сабыйны кулына алып, уси-пуси китерә башлауга, ханым сөрән сала:

– Абый, җиңги, килегез әле! Менә Рөстәмнең әтисе табылды. Үзенең улын күрергә килгән.

Таныш егетем нишләргә белми. Ташлап китеп тә булмый бит инде, кешеләрдән дә оят. Егет кеше ич.

– Нишлисез сез? Нәрсә сөйлисез? – ди җир убылса, кереп качардай хәлгә җитеп. – Мин сезне бөтенләй белмим ич!

– 1 апрель белән, – дип елмая теге гүзәл. Ул кыз әле кияүгә дә чыкмаган икән, сабый  абыйсыныкы. Шулай танышып китәләр. Хәзер ун елдан артык яшиләр инде тату гаилә булып. Үзләренең бәләкәчләре дә бар. 1 апрельне ел да бәйрәм итәләр. Шаяралар. Һәм уңышлы шаяралар – барлык балаларының да туган көне 1 гыйнварда.

Менә без, Яңа ел җитә, дип пыр тузабыз бит инде, табын корабыз, бәйрәм итәбез, теләкләр телибез, хыялланабыз. Кем белә инде, бәлки, Яңа ел үзе дә 1 апрель шаяруы гынадыр…

Шулай да 1 апрель элек күңеллерәк була торган иде. Теләсә кайсы темага шаяртып була, кешеләр дә юморны аңлый, юкка-барга үпкәләмиләр, котырып китмиләр иде. Хәзер аз гына бүтәнчәрәк. Мин моның сәбәпләрен төгәл белмим инде. Бәлки, аралашу азаюдандыр. Ни генә әйтсәң дә уен-көлке ул күмәк кешене ярата. Берүзең генә шаярып булмый. Заманыбыз да тынгысыз. Өсте бөтен, тамагы тук булса да, кеше ут йотып яши. Кайчагында ул үзенең нәрсә өчен борчылуын, ни өчен кайгыруын да аңлый алмый. Шундый халәттәгеләрне елмайту авыр, шаяртуың эч пошыргыч булып тоелырга, нәфрәтләндерергә мөмкин. Алдауның да дәрәҗәсе төште. Көн саен, сәгать саен алданып яшәгән кешедә ниндидер иммунитет сыман нәрсә барлыкка килә, ахры. Аны берничек тә алдап сөендереп булмый. Һәр ялганың җәйнең чираттагы черкие шикелле табигый тоела.

Элек кешене алдау да, үзең алдану да рәхәтрәк иде. Ниндидер язмаларны укыйсың да, гаҗәпләнүдән чәчләрең үрә тора. «Кит аннан! Карале, шулай да була икән бит!» – дип аптырыйсың. Ә ул 1 апрель шаяруы булып чыга. Көләсең рәхәтләнеп. Хәзер аз гына башкачарак. Хәзер рәсми хәбәрләрне укыганда да: «Юктыр ла, мондый мәгънәсезлек тормышта була алмыйдыр. 1 апрель шаяруы гынадыр», – дип уйларга тырышасың. Шуңа ышанасың. Ә ул чынбарлык булып чыга. Көләсе килми.

Ахмаклыкның да абруе юк. Бер чит ил басмасы мондыйрак мәгълүмат бирә: дөньядагы кешеләрнең туксан проценты надан, уйлау-анализлау, үзаллы фикер йөртү сәләтеннән мәхрүм, ди. Ахмак дигән сүз бит инде бу. Дәүләтләр, димәк, дөнья белән әнә шул ахмаклар сайлап куйган ил башлыклары, депутатлар, конгрессменнар һәм башкалар идарә итә дигән сүз. Бу мәгълүматка да ышанасы килми, аны кемнеңдер шаяртуы гына дип уйлыйсы килә. Ләкин…

Тагын бер нәрсә бар әле… Әгәр бөтен адәми затның бары тик икесен генә акыллы дип исбатласалар, дөньядагы һәрбер кеше, кемнең кем булуына карамастан: «Икенчесе кем икән?» – дип баш ватачак.

Менә шулай булгач, тормышка артык җитди карарга кирәкмидер дә инде ул. Шаяртырга кирәктер. Елмаерга, көләргә. Алдарга, алданырга. Ходай биргән ахмаклыгыңның кадерен белеп яшәргә.

Ахмакларым, аңларга тырышыгыз, акыллылар, гафу итегез – барыгызны да 1 апрель белән!

Елмаешып яшик…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү