3 меңнән артык татарстанлы апрель-июль айларында хәрби хезмәткә җибәреләчәк

Кичә, 1 апрельдә Россиядә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстаннан бу вакыт эчендә 3 меңнән артык яшь егет чакыру планлаштырыла. Мондый санны республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин “Татар информ” мәгълүмат порталына җиткерде.

Ул шулай ук билгеләгәнчә, соңгы вакытта качып йөрүчеләр саны кимү күзәтелә, хәзер аларның проценты хәрби хезмәткә чакырылучыларның гомуми саныннан 0,1% тан артмый. Погодин билгеләп үткәнчә, чакырудан кичектерүне һөнәри белем алу вакытына бары тик бер тапкыр гына алырга мөмкин.


Фикер өстәү