Владимир Путин Россиядәге террорчылык актларына чит илләрнең катнашы булуын белдергән

Россия Президенты шулай ук җинаятьчеләрнең Луганск, Донецк халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендәге вазгыятьтән файдаланып калырга тырышуларын билгеләп үткән.

Президент Владимир Путин Көнбатыш илләре махсус хезмәтләренең Россиянең яңа төбәкләрендә Киевкә терактлар оештырырга ярдәм итүләрен белдергән. Дәүләт башлыгы Иминлек советы утырышы барышында иң элек шушы мәсьәләне игътибар үзәгенә алган.

— Мондый диверсияләр һәм террорчылык актларын әзерләүдә чит илләрнең мөмкинлекләре эшкә җигелә, дип әйтергә тулы нигез бар, – дигән Путин.

Россия Президенты шулай ук җинаятьчеләрнең, шул исәптән наркотиклар белән сәүдә итүчеләр, оешкан җинаятьчелек төркемнәре һәм финанс мошенникларының Луганск, Донецк халык республикаларында, Запорожье, Херсон өлкәләрендәге вазгыятьтән файдаланып калырга омтылуын билгеләп үткән.

Шул сәбәпле Путин хокук саклау органнарын һәм махсус хезмәтләрне криминалга каршы көрәшергә, махсус хәрби операция зонасыннан корал, сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткычлар алып чыгу омтылышлары буенча тиз генә тиешле чаралар күрергә чакырган. Ул шулай ук, кешеләрнең иминлеген һәм мөлкәтләрен саклау өчен, неонацистлар, аларның яклаучылары пропагандасына юл куймау, ялганнарын фаш итү таләбен куйган.


Фикер өстәү