Май яллары озынаерга мөмкин

«Новые люди» партиясе Яңа ел бәйрәмнәрен кыскарту хисабына майдагы ялларны озайту турында канун проекты керткән.

«Новые люди» май бәйрәмнәрен 1 майдан 9 майга кадәр озайтырга тәкъдим итә. Фракция депутатлары Алексей Нечаев, Владислав Даванков, Сангаджи Тарбаев, Анна Скрозникова, Антон Ткачев һәм Георгий Арапов тиешле канун проектын Дәүләт Думасына кертте, дип яза РБК басмасы.

Ял көннәренең гомуми саны элеккечә калачак: Яңа ел каникулларын кыскарту хисабына май бәйрәмнәрен озайтырга тәкъдим ителә. Партия тәкъдиме буенча, алар 1 гыйнвардан 3 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, тагын бер ял көне 7 гыйнварда сакланачак. «Новые люди» партиясе гыйнварда россиялеләр беркая да бара алмый дип шәрехли:
— Кышын салатлар ашап өйдә утыруга караганда, язын табигатьтә шашалык пешерү күпкә яхшырак, — ди алар.

 


Фикер өстәү