Республикакүләм ифтарда катнашучылар “Казан Экспо”га бушлай барып кайта алачак

Бу көнне шәһәр яны поездларында махсус рейслар оештырыла.

15 апрель көнне Казанда “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә XI Республика ифтары узачак. Анда катнашучыларга шәһәр яны поездларында бушлай барып кайту мөмкинлеге тудырыла.

Шулай итеп, поездлар 15.45 һәм 17.18 сәгатьләрдә “Казан-1” вокзалыннан “Казан халыкара аэропорты” станциясенә таба юл алачак. Ифтардан соң алар 20.30 һәм 21.30 сәгатьләрдә кире юлга кузгала.
Диния нәзарәте матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, XI Республика ифтарына билет поездда бушлай бару хокукы бирә.


Фикер өстәү