Көчле җил мәчет гөмбәзен куптарган: акча булмау сәбәпле, ул ике айдан соң гына торгызылачак

Уфада көчле җил куптарган “Әр-Рәхим” мәчете манарасы гөмбәзен бер яки ике ай эчендә урынына урнаштырырга ниятлиләр. Җилдән зур зыян күрмәгән калган өч гөмбәз, вәгъдә ителгәнчә, ныгытып куелган. Бу хакта “Коммерсантъ” Башкортстанның Диния нәзарәте мәгълүматларына таянып яза.

Гөмбәзләрне ныгыту эшләрен “Грант” компаниясе башкарган. Басма мәгълүматларына караганда, манараларда урнаштырылган бер гөмбәз 5 миллион сум чамасы тора.

Исегезгә төшерәбез: Уфада “сакаллы” төзелешкә әйләнгән “Әр-Рәхим” мәчете манарасындагы гөмбәзнең җимерелүе, беркемгә дә зыян килмәве турында 13 мартта хәбәр ителгән иде. Республика хакимияте якын араларда мәчет төзелешен тәмамлау мәсьәләсенең каралмаячагы, бу максатка кимендә 2 миллиард сум кирәк булачагы турында белдергән. Республика башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, республика бюджетында бу максатка акча юк, чөнки махсус хәрби операция үткәрү шартларында ул мөһимрәк бурычларны хәл итүгә кирәк.


Фикер өстәү