Рөстәм Миңнеханов КФУ профессорына ТР югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре исемен бирде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты профессоры Татьяна Титовага Татарстан югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре исемен бирде. Әлеге указ республика Хөкүмәте сайтында басылып чыкты.

Татьяна Титова — КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбенең антропология һәм этнография кафедрасы профессоры. Исемне аңа югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән өлеше, шулай ук нәтиҗәле фәнни хезмәте өчен бирелде.

Фото: kpfu.ru


Фикер өстәү