Махсус хәрби операциягә кирәк-яраклар ташучы Җәмил Янгучин: «Улларым шунда булып, ничек тынычланып ятыйм?»

Сабада яшәүче Җәмил Янгучинны «Бабай» дип йөртәләр. Ике улын махсус хәрби операциягә озаткан тынгысыз ата үзенекеләрнең дә, башкаларның да күңелен күрергә тырыша.

– Кадерле улларың шунда булсын да, ничек монда тынычланып ятарга кирәк? Ике улым, апамның малае да анда, – дип сөйли Җәмил абый. – Радик белән Рамилнең яшь аралары ике генә ел. Бергә үстеләр, армиягә дә бергә киттеләр. Өлешчә мобилизация башлангач, икесенә дә повестка килде. Ул вакытта олы улым эш сәфәре белән Краснодарда иде. Икесен дә чакырганнарын белгәч, шул көнне үк самолет белән кайтып җитте. «Энем китә икән, мин дә барам», – диде. Икенче көнне китеп тә бардылар. Без бит малайларны Ватан өчен дип үстерәбез. Моны һәркем белергә тиеш. Малай тапкансың икән, ул – солдат.

Җәмил абый егетләр янына 7 тапкыр барган инде. Аларга кирәк-яраклар илткән. Ике тапкыр кунып калырга туры килгән. Блиндажда йоклап кайттым, ди. Андагы егетләрнең хәлен аңлый ул.

– Андагы хәлләрне үз күзең белән күрү кирәк. Телевизор, интернет, кеше сүзе аша гына ишетелгән хәбәрләрне таратып утырганчы, бер барып карау җитә. Яки барган кеше белән сөйләшергә кирәк. Узган елның декабрь аенда анда пычрак иде. Егетләр җәяү дә йөри алмый, аяклары сазга бата. Шунда ничек тә монда «УАЗ» машинасы алып килергә кирәк дигән уй килде. Эшләдем мин аны. Кайтып, хәрби комиссариатта әйттем, ул район башлыгына җиткергән. Тиз арада берне түгел, ике машина юнәттек. Шуларны үзем илтеп бирдем, – ди Җәмил абый. – Билем авыртса да, юл өчен борчылмадым. Күңелемне яхшы уй белән тутырдым. Барам, илтәм, тапшырам, дидем. Шөкер, Аллаһы Тәгалә ярдәм итте. Бу юлы Илгизәр дустым белән сәфәр чыктык. Бер-беребезне алыштырып, бер тәүлек дигәндә, егетләр янына барып җиттек.

Егетләргә әллә ни күп әйбер дә кирәкми икән хәзер. Ризыклары да бар, киемнәр дә җитә. Җәмил абый  артып калганны, Татарстан күчтәнәче итеп, мохтаҗ картларга өләшә икән.

Җәмил абыйның килеп йөргәнен тегендәге егетләрнең күбесе әти-әниләренә әйткән. Менә шуннан соң Сабага Балык Бистәсе, Балтач районында яшәүче әти-әниләр улларына дип исемләнгән посылка китерә башлаган.

– Алар мине көтеп тора. Ничекләр бармыйм ди инде?! Әти-әниләреннән алып килгән посылканы биргәч, кош тоталармыни! Күзләре яна, авызлары ерыла, бар дөньялары онытыла. Менә шул мизгелне күрү өчен дә анда барам инде. Ә ул рәхмәт сүзләрен ишетсәгез! Күңел эри дә китә. Егетләр дә элеккеге төсле түгел инде. Алар чын ир-атка әверелде. Ни өчен киткәннәрен аңладылар.

Җәмил абый үз уллары турында әнә шулай ди. Ул аларны кечкенәдән көчле рухлы итеп үстергән. Берсе кайда, икенчесе шунда. Утка да, суга да бергә керәләр. Тик менә әниләре генә газиз балаларын сугышка җибәргәч, инсульт кичергән. Сәламәтлеге какшаган. Гел борчыла икән. Кан басымы да күтәрелеп тора. Дарулар эчеп кенә яши икән.

– Икенче улым туып, 20 ел узгач, Аллаһы Тәгалә безгә кыз бала бирде. Әмма 2 яшендә авырып китте ул. Табиблар башында шеш тапты. Артык өметләндермәсәләр дә, шөкер, яши балабыз. 14 яшен тутырды. Безнең юанычбыз ул, – ди Җәмил абый. – Тормыш дәвам итә. Монда тыныч, ризык җитә, рәхәттә яшибез. Минем күңел гел тегендә инде. Әлегә улларым ике атнага ялга кайтты. Тиздән китәләр инде. Алар артыннан без дә юлга кузгалырбыз. Кирәк-яракларын илтербез.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү