Хатын-кызның бала табу яшен закон нигезендә чикләүне тәкъдим иткәннәр

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы моны 49 яшь дәрәҗәсендә билгеләгән.
Заманча алымнар кулланып бала табу өчен хатын-кызларның яше закон дәрәҗәсендә чикләнергә тиеш. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тын баш белгече Наталья Долгушина шулай дип белдергән. Бу хакта “Парламентская газета” яза.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре әйтүенчә, хәзерге вакытта Россия законнарында бала табу мөмкинлеге бирә торган яшь (репродуктивный возраст) дигән төшенчә юк. Шул ук вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны 49 яшь дәрәҗәсендә билгеләгән.

Россия Кеше репродукциясе ассоциациясе президенты Владислав Корсак белдергәнчә, заманча репродуктив технологияләр ярдәмендә бала табу өчен хатын-кызның чик яше – 35-40 яшь. Россиядә 40 һәм аннан зуррак яшьтәге хатын-кызларның 11 проценты гына шул рәвешле йөккә уза ала. Моннан тыш еллар узу белән йөклелекнең авыр узу, зәгыйфь бала туу куркынычы арта.


Фикер өстәү