Биектау районында өч урам махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлары исемен йөртәчәк

Биектау авыл җирлегендә өч урамга якташлары – махсус хәрби операция геройлары исемнәре биреләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га авыл җирлеге хакимиятеннән хәбәр ителгән.

Район картасында Руслан Июдин урамы пәйда булган да инде: Биектау авылыннан көнчыгыштарак, “Туган Як” бакчачылык ширкәтендә ул. Биредә әле йортлар юк, ләкин җирләр бүленгән инде. Җир кишәрлекләре чикләрен яктырткыч баганаларыннан белергә мөмкин.

Эстачи яки Инеш бистәләрендә ике урам батыр егетләр – Данил Сәетов һәм Айрат Мөхетдинов исемнәрен йөртәчәк. Биектау районы хакимияте башлыгы Азат Хәбибуллин шундый карар кабул иткән.

Руслан Июдин Биектау 3нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан танк училищесында белем алган. Офицер булгач, махсус хәрби операция башлануга. контракт буенча хезмәт итү юлын сайлаган. Кыюлыгы һәм батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Айрат Мөхетдинов һәм Данил Сәетов – Биектау 2нче урта мәктәбен тәмамлаган егетләр. Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт иткәннәр. Гаиләләре Биектау районында яши.


Фикер өстәү