Доллар сикереше. «Рубль» көчен югалтты

Россиянең эчке сәясәтендә үткән атнаның зур яңалыгы сумның кинәт зәгыйфьләнүе, доллар алдында тез чүгүе булды. Россиянең төп басмалары үзләренең дүшәмбе саннарында аңа мөһим урын бирде.

Эш шунда: көтелгән девальвация көтмәгәндә башланып китте. Нефтькә бәяләр күтәрелү фонында Россия акчасы ныгырга тиеш иде төсле, ләкин ул үзен киресенчә тотты. Үткән көздә 57 сумга йөргән доллар җомга сәүдәсендә 83 сумлык биеклекне яулады. Евро туксан сумнан ашып китте. Америка кәгазьләре «Доллар – Африкада да доллар» дигән әйтемнең Россиягә дә туры килүен расларга омтылдылар. Бенджамин Франклин сурәте төшкән кәгазьләр кәнфит кәгазе булудан туктады. Бу уңайдан илкүләм паника күзәтелмәде. Әмма Санкт-Петербургта валюта алыштырырга теләүчеләрнең чиратлары турында хәбәрләр ишетелде.

Озак вакытлар буе санкцияләр тәэсиренә бирешмичә тотрыклы калган «рубль» көчен югалтты. Халыкны: «Бу хәлләр озаккамы, масштаблы девальвация көтеләме?» – дигән сораулар борчый башлады. Бер ел элек булды бит хәлләр: доллар башта 120 сумга кадәр үсте, аннан 53кә кадәр төште. Ашыгып валюта алыштырганнарның малын турады гына ул пычкы.

Сумның очсызлануына объектив сәбәпләр җитәрлек, билгеле. Күпме генә горур калырга тырышмыйк, нефть-газ керемнәре кими. Бердән, санкцияләр үз эшен эшли, икенчедән, дөнья икътисадының зәгыйфьлеге чимал бәяләрен төшерә. Россия сәүдә балансының профициты да кими: экспорт кысыла, импорт арта. Дәүләт бюджетының дефициты зур. Бюджет дефицитын девальвация белән каплау – Финанс министрлыгы яраткан алым. «Альфа-банк» белгечләре бюджет «тишеге»н томалау өчен долларны 115 сумга кадәр җиткерергә кирәклеген исәпләп чыгарды әнә. Девальвацияне кискен рәвештә ул дәрәҗәгә үк җиткермәсләр, мөгаен. Апрель ахырларына сум, бәлки, бераз ныгып та алыр. Валюта алыштырырга теләүчеләргә менә шул ныгу чорын көтәргә кирәктер. Озак вакытлы перспективада сум очсызланыр. Бу – күпчелек белгечләр фикере. Сумның көчсезләнүендә капиталның чит илгә качуы да мөһим роль уйный. 2022 елда капитал качу рекордлы. Быел да әле акча чыгаруны тыярга җыенучы күренми.

Доллар бөтен дөньяда кыйммәтләнә, анысын да исәпкә алырга кирәк. ФРСның төп ставканы күтәрүе этәрә моңа. Девальвация импортны кыйммәтләндерер. Бюджет өчен файдалы булса да, икътисад өчен зур зыяны бар аның. Шуңа күрә үзәк хакимиятләр аны контрольдә тотарга тырышыр дип уйлыйк. Тота алсалар инде.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: rg.ru


Фикер өстәү