Коронавирустан гына түгел, крокодил авызыннан да котылып була: «ВТ» журналисты авыр чорны югалтуларсыз чыгу юлларын барлады

Сизәсездер: иртән күзне ачуга тормышка күңелсез вакыйгалар кайнап һәм бәреп керәләр. Әйе, әйе, интернетны өзәргә, телевизорны карамаска, кешеләр белән аралашмаска була. Соңгысын бездән хәтта таләп тә итәләр әле… Әмма үз эчеңә бикләнү шулай ук куркыныч: күңел вәсвәсә белән тула, депрессия үзенең очлы тырнакларын йөрәккә батырырга тырыша…

Б

еләсезме: коронавирус йоктырудан куркып, тәрәзәдән егылып үлгән Чаллы хатыны фаҗигасе тетрәндерде мине. Бу язма нәкъ шул фаҗига тәэсирендә языла. Самолетка утырып югарыга күтәрелгән һәр кеше белә: очкычның мәтәлеп төшү ихтималлыгын уйласаң, очышың газапка әйләнә. Берничә сәгатьлек очыш вакытында мең тапкыр үлем газабы татыйсың. Безнең тормыш бүген нәкъ шул болытлардан югарыда очкан сәяхәтченеке кебек. Аерма шунда гына: безгә һәр мизгелдә егылып төшү ихтималлыгын искәртеп торалар. Коронавирус белән чирләүчеләр саны арта, Америкада июнь нефтенең фьючерсларына бәяләр тагын 6 доллар да 50 центка кадәр төшкән, халык күпләп тоз сатып ала башлаган… Тормышның көндәлек мәшәкатьләре яңа проблемалар тудырып тора. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе, мәсәлән, бүген үз хуҗалыгында ике проблеманың чишелешен эзли. Менә мондый шартларда төшенкелеккә бирелү бик куркыныч, ул проблемаларны тагын да кискенләштерә. Проблемалар исә сиңа күз яшьләрен җиңгә сөртү өчен түгел, чыныгу һәм көчлерәк булу өчен бирелә. Атаклы инглиз язучысы Оскар Уайльд киңәшен тыңлыйк әйдә: «Мин чын күңелдән сезнең хәсрәт алдында сыгылып төшмәвегезне теләр идем. Безгә авыр сынау булып тоелган нәрсәләр артында чын­лык­та яшерен хәер бар». Бу дөньяның көчле ихтыярга ия кешеләре язмышның тез астына тибүен мотивлаштыручы тылсымлы тибү дип атыйлар. Мондый чакта комфорт зонасыннан чыгарга һәм хәрәкәт итә башларга гына кирәк. Безнең халыкның зирәк акылы «хәрәкәттә – бәрәкәт» дип тиктомалдан гына әйтми.

«Кара алтын» бәясе минуска таба хәрәкәт итә башлаган икән, валюта сатып ал. 50 долларлык купюра алырга була, көчең җитсә, 100 долларга үрелә аласың. Ахыр чиктә, бер долларлык купюралар да сатыла. Банкоматка яисә валюта алыштыру пунктына никадәр иртәрәк чапсаң, шулкадәр яхшы. Кайсы валютаны алырга икәнен белмәсәң, ышанычлы кешедән киңәш сора. Газета хәбәрчесенә кичә Telegramнан киңәш сорап хәбәр килеп төште: «Евро алыйммы икән, доллармы? Евро ерактагы банкоматта гына…» – дигән. «Доллар алсаң, ышанычлырак булыр кебек», – дидем мин. Бердән, долларның кыйммәтләнү темпы тизрәк, икенчедән, хәзерге изоляция шартларында банкоматның якында булуы да әһәмияткә ия. Бу хаталы киңәш тә булырга мөмкин, чөнки иртәгә валюталарның кайсы белән ни буласын әйтеп булмый. Әмма киңәш аны сораучыга хәрәкәт итә башларга этәргеч бирә. Бу мизгелдә аның шунысы да кыйммәт.

«Эшсез калдым, инде хәзер ни эшлим?» – дип зарланучыга да киңәш шул ук: хәрәкәт ит. Менә иртән торуга мондый язмага юлыктым: эш эзләгән ялгыз хатын үз тарихын язган интернетта. Башта аз түләүле эшкә риза булган. Ул арада аңа хезмәт хакын атна саен түли торган икенче уңайрак эш тәкъдим иткәннәр. Бер атна эшләүгә, яхшы ук хезмәт хакы түләнә торган өченче эшкә барып урнашкан ул. Теге атналык эшеннән аны мавыгып эшләве өчен кечкенә генә булса да премия биреп озатканнар хәтта. Ике көн эшләп, ике көн ял итәсе, ди. Ял көннәрендә интернетта акча эшләү белән дә мавыга икән. Әлегә глобаль челтәрдә пүчтәк кенә булса да акча эшләү мөмкинлекләре байтак. Иш янына куш була… Хатынның уңышы шунда: ул үзенә туры килгән вакансияләрне барлаганда туктаусыз эш эзләгән. Хәзерге шартларда да вакансияләр байтак икән. Хөкүмәтне сүгеп, тормыштан зарланып утырса, стресстан башка бернинди түләү дә ала алмас иде.

Әлбәттә, без барыбыз да минем хәл башкаларныкына караганда катлаулырак дип уйларга күнеккәнбез. Тамырдан ялгыш бу вәсвәсәне шайтан кертә йөрәккә. Уйлап карагыз әле: сөекле улыгызны, теш­ләре арасына кыстырып, крокодил суга алып төшеп китеп баруын, ә сезнең кулыгызда бармакларыгыздан башка бернинди дә корал булмавын күрсәгез, нишләр идегез? Йөрәгегезгә тотынып, артыгызга утырсагыз, балагыз һәлак булачак. Хәрәкәт итсәгез, аны коткаруга зур шанс бар. Бүген иртән мәгълүмат кырында мин юлыккан икенче вакыйга нәкъ менә шул турыда. Зимбабведа яшәүче утыз яшьлек хатын Гонарежу милли паркында нәкъ менә шундый хәлдә кала: өч яшьлек улын гаять зур крокодилның суга өстерәвенең шаһиты була. Хатын югалып калмый: чабып бара да бармакларын ерткычның борынына тыга. Сулыштан мәхрүм калган ерткыч тешләрен бушатырга һәм малайны ычкындырып, суга төшеп качарга мәҗбүр була. Менә бит хәрәкәт иткәндә чыгып булмаслык киртә дип уйлаган кыенлыкларны узарлык ишекләр ачыла.

Бу коронавирус та көн дә безнең теңкәләрне игәүләп тора бит инде. Еракта булганда, без аңа көлеп һәм ышанмыйча карадык. Якынайган саен җитдиләнә башладык. Иң ышанмас скептикларны да хәйран итә ул, йөзгә-йөз очраштырсаң. Социаль челтәрләрдә бер хатын яза. Бер төркем яшьләр кибеткә медицина битлегеннән килүчеләрдән көлеп торалар, ди. Берсе кассага чиратка баскан ханымның янына ук килеп: «Сез шул коронавируска ышанасызмы әллә? Юк нәрсә ул», – дип йөзгә иелде, ди. Ханым тыныч кына: «Миндә таптылар аны, битлегемне салыйм­мы?» – диюгә, теге егет ап-ак булып агарган да шунда ук юк булган. Адәм баласын өркетү өчен күп кирәкми. Паника һәм курку исә бик зыянлы.

Безнең күрше авылда да коронавируслы кеше таптылар бит. Табиблар аның безнең авылда яшәүче әнисен карантинга яптылар. Боҗра кысылды. Менә бу вазгыятьтә инде шаяртасы килми. Авылдашларның берсе дүшәмбе иртәсендә, әле бу яңалыкны белмичә, битлексез һәм перчаткасыз гына кибеткә киткән. Авыл кибетендә дә тәртипләр катгыйланды хәзер: саклану чараларыннан башка керергә рөхсәт юк, өчтән артык сатып алучы бер кибеттә җыелмый. Социаль дистанцияне саклау әһәмиятле икәнен тормыш үзе төшендерә безгә. Яңалыклардан бихәбәр авылдашка Ташкичүгә дә коронавирус эзеннән ашыгыч ярдәм машинасы килүен әйткәннәр. Кисәк әйтелгән хәбәр башка күсәк белән суккан төсле тәэсир иткән. «Күз алларым караңгыланды, өйгә көчкә кайтып егылдым», – ди. Инсультка да ерак түгел, бу дәрәҗәдә курыксаң. Курку исә чирдән сакламый. Кушылганнарны аек акыл белән үтәргә генә кирәк. Боларга өстәп тынычлыкны саклау мөһим. Паника үзе үк чирләтә. Иммун система эштән чыга, нервлар ватыла, йөрәк җәрәхәтләнә. Күп гасырлар элек Әбүгалисина безгә чирдән саклану һәм савыгуның универсаль рецептын язып калдырган. «Паника – яртылаш чирләү. Тынычлык – сәламәтлекнең яртысы. Сабырлык – савыгуның башы», – дигән.

Без бүген барыбыз да тормыш давылында җиңел­чә генә сыналабыз. Давыл көче киләчәктә артачак. Куркыту өчен түгел, әзер булырга өндәп язам бу юлларны. Тормышның теләсә кайсы борылышында калганда, Әбүгалисина киңәшен һәм тыныч, аек күңел белән хәрәкәт итүнең генә уңышка китерәчәген истә тотыйк. Бер-беребезнең исенә төшерик шуны. «Һәрбер һәлакәтне уңышка әверелдерегез», – дигән Джон Рокфеллерның мотивлаштыручы сүзләре белән төгәллим язманы. Һәм онытмагыз: аллигатор тешләре арасында калганда да котылуга зур шанс бар.

Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү