Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин белән очрашкан

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин очраштылар. Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Очрашуда Татарстан территориясендә инфраструктура объектларын төзү, федераль программаларны һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, РФ вице-премьеры — Оештыру комитеты рәисе.


Фикер өстәү