Йорты янган әбинең кызлары: «Әле ярый, әниебез исән»

Ярый әле әлеге бәла-каза көндез булган. Актаныш районының Татар Ямалысы авыл җирлегенә кергән Буаз Күл авылында йорты янган 83 яшьлек Әспира Нәбиуллинаның кызлары әнә шулай дип тынычлана. 15 апрельдә туган көнен билгеләп үтәсе әбине әлегә дарулар ярдәмендә генә тынычландыра алалар. Нигезенең көлгә әйләнүен әбекәй әле дә кабул итә алмый.

–  10 апрель көнне булды бу хәлләр. Көндезге өчләр иде. Әни шалтырата. «Кызым, янабыз, әйдә кил», – ди. Без бер авылда яшибез. Күпер генә аерып тора. Тизрәк йөгердек. Ут күрсәм дә,  әнинең йорты  янадыр дип уйламадым, – дип сөйли кызы Раушания. – Әни, радио кабызам дип тәрәзә янына килсә, бакчада ут чыкканын күреп ала. Шуннан соң да ышанмыйча бакчага чыгып карап керә. Шуннан соң гына безгә шалтырата. Төп йортыбызга йөгереп бардык, әмма әнинең лапасына ут капкан иде инде. Ул көнне бик җилле иде бит.

Әспира апаның ире 1995 елда вафат була. Алар шушы нигездә ике кыз үстерәләр. Кызларның икесе дә шушы авылга кияүгә чыгып кала.

– Әнигә күптән түгел инсульт булган иде. Авыррак йөргәч, без аны кышларын үзебездә яшәтә идек. Апам белән миндә чиратлап яшәде. Быел язга чыккач, кайтарасым килмәде. Март аена кадәр көчкә тоттым. Үз нигеземә, йортыма кайтасым килә, ди бит. Март ахырында гына күченгән иде, – ди кызы. – Әни бик чиста, пөхтә кеше безнең. Әти белән бергәләп үзләре тапкан мал белән яшәделәр. Йортыбыз матур иде. Әни төзеклекне яратты. Аның йортында бер чүп табып булмас иде. Ут лапастан өйгә күчә башлагач, каушап калдык. Тизрәк нидер чыгармакчы булабыз. Андый чакта баш та эшләми, кул да тотмый бит ул. Палас өстерәгән булам. Кая барасың инде аның белән?! Карап торып яндырдык. Ул көнне утны тота торган түгел иде. Шунысына сөенәм: әле ярый бу хәл төнлә булмаган. Үзе янып үлсә, нишләр идек?! Әнә шуны уйлыйм да, йорт хакында онытам. Йөрәк елый инде ул. Нигезебезнең янып көлгә әйләнүен күрү бик авыр. Әле ярый иминиятләштергән идек.

Әспира апа иртәгесен түзмәгән, балаларыннан үз нигезе тирәли әйләндереп алып кайтуларын сораган. Инсульт кичергәч, аны бик саклап кына торалар икән. Үзен, ярый син исән калдың, дип юаталар. Кызлары әниләрен башка ялгызын гына калдырмыйбыз, диләр.

Раушания авылдашларына бик рәхмәтле. Башта ут сүндерешергә йөгереп килсәләр, инде хәзер янганнан калганны җыеп, чистартып түгәләр.

– Без болай да бердәм идек. Бу хәлләр тагын да якынайтты. Авыр чакта кемнең кем икәне беленә, – ди ул.

Авылда тагын дүрт йорт яна. Икесе ташландык хәлдә була. Өченчесен читтә яшәүче бер кеше сатып алып, май бәйрәмнәрендә төзекләндерергә җыенган. Дүртенчесе – биш бала үстергән Фазлыйәхмәтовлар йорты. Әлеге нигезнең хуҗалары бер-бер артлы вафат булган.

– Башта әти, аннан әни авырып үлеп китте.  Өчебезнең – үз тормышы. Абый белән мин өйләнмәгән идек әле. Чаллыда эшләсәк тә, өйгә кайтып йөрдек. Мин командировкаларга йөргәч, төп тукталу урыным авылда иде. Янгын буласы көнне иртән эшкә чыгып киткән идем. «Өегез яна», – дип чакыртып кайтардылар, – ди Фазлыйәхмәтовларның төпчеге Зөлфәт. – Мондый хәлне күрербез димәгән идек. Бик авыр. Туган йортыбыздан берни калмады. Ичмаса, иминиятләштермәгән дә идек. Йорт урынына  кечкенә генә булса да өй салырга иде инде.

Сүз уңаеннан, 10 апрель көнне Мамадыш районының Югары Бөрсет авылында да бер йортта ут чыгып, янәшә торучы ике өйгә һәм корылмаларга   зыян салган. Ни сәбәпле януын белгечләр тикшерә.

Актаныш районының аппарат җитәкчесе Рөстәм Ильясов:

– Янган йортларның икесе ташландык, икесенә кайтып-китеп кенә йөриләр. Берсендә яшиләр иде. Йортлар януны ишетүгә, район башлыгы белән бергә шул урынга килдек. Янгын сүндерү машиналары да вакытында килде, су да бар иде.  11 апрельдә уттан зыян күргән кешеләрне район башлыгы үзенә җыйды. Без алар белән элемтәдә торачакбыз. Район белән ярдәм итәчәкбез. Авыл җирлеге башлыкларына янгыннан саклануны көчәйтергә кушылды.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтенең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат үзәге җитәкчесе Андрей Родыгин сүзләренчә, әлегә 5 йортның ни сәбәпле януы хакында берни дә әйтә алмыйлар. Хәзерге вакытта анда белгечләр эшли. Соңгы сүзне алар әйтәчәк.

Йортлары янган кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап счетлары

Зөлфәт Фларит улы Фазлыйәхмәтов исемендәге Саклык (СБЕР) банк картасы 89600743505 номерына беркетелгән.

Әспира Нәбиуллинага булышырга теләүчеләр аның кызының 2200 5301 2795 6837 номерлы Ак Барс картасына акча күчерә ала. Карта 89061241954 телефон номерына беркетелгән.

Белеп тор!

Татарстанда 16 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Янгынга каршы режим вакытында учак кабызырга, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый. Моннан тыш, табигатьтә ял иткән вакытта, шулай ук бакчачылык ширкәтләре территориясендә ачык утта ризык әзерләргә рөхсәт ителми. Пиротехника куллану да тыела.

Янгын кагыйдәләрен бозган өчен штраф каралган. Янгынга каршы режим кертелгән вакытта тәртип бозучы гади кешеләргә – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Йорты янган әбинең кызлары: «Әле ярый, әниебез исән»” язмасына фикерләр

  1. Монда язган комментарийны берәр кеше күрә, укый аламы икән? Ул юри-морый гына, имеш халыкка хөрмәт күрсәтү билгесе кебегрәк бер шамакайлану өчен генә булдырылган, дәүләткә каршы эш түгел микән?

Фикер өстәү