Ашарга яратабыз, ә җыештырырга?

Хәзерге заманда фуд-кортлар (бу сәүдә үзәгендә, кунакханәдә, аэропортта туклану зонасы. – Авт.) төрле кафе-рестораннар белән уңышлы көндәшлек итә. Моның төп сәбәбе – сайлау мөмкинлеге зур булуда. Бер мәйданда гадәттә татар, рус, кытай, япон, грек, итальян кухнясы тәкъдим ителә. Әйтик, ашны, икенче кайнар ризыкны бер урыннан, чәйне йә каһвәне икенчесеннән, ә тәм-томны өченче җирдән сатып алырга була.

Шушы көннәрдә бер сәүдә үзәгенең фуд-кортында ашарга туры килде. Үзем генә булгач, әйләнә-тирәмне күзәттем. Күбесе икәү, дуслары йә гаиләләре белән сөйләшә-сөйләшә ашый. Менә күрше өстәл янына әнисе белән бер малай килеп утырды. Дәресләрдән соң килгәннәрдер. Тиз туклану рестораныннан ризык алып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Аларга сокланып карап куйдым: әниемне сагынып, аңа шалтыраттым.
Телефоннан сөйләшеп, каршымда утырган әнисе белән малайның өстәл яныннан торып китүен сизми дә калганмын. Дөресен әйткәндә, мин аңа игътибар да итмәс идем. Әмма бу очрак турында әйтмичә калу дөрес булмас…

Алар утырган өстәлдә пычрак савыт-саба һәм чүп-чар белән поднос калды. Шуны күреп, аларга карата булган хөрмәт, соклану хисләре үзеннән-үзе юкка чыкты. Үзләре артыннан шушы подносны алып, чүп чиләгенә ташларга була иде бит. Әле ерак барасы да юк: фуд-кортта берничә махсус чүп чиләге бар. Ни өчен кешеләр мондый гадәти кагыйдәләрне үтәми икән?

Татар халкында бер әйтем бар: «Ата-ана әхлаклы булса, бала да бәхетле була». Ә шушы малайның әнисе аңа нинди үрнәк күрсәтте? Сүз уңаеннан, бу сәүдә үзәкләрендәге теләсә нинди фуд-кортка кагыла. Минем берничә тапкыр шундый хәлне күргән бар. Кешеләр, ашаганнан соң, чүп-чар белән подносны өстәлдә калдыра. Кеше хезмәтен белмиләр, диярсең… Үз артыгыздан чүп-чар калдырмау – чисталык билгесе. Өстәвенә без шулай җыештыручы апаларга да ярдәм итәбез. Аларның болай да утырып торырга вакытлары юк.

Әлбәттә, «Ни өчен әле мин ашаганнан соң чиста калдырырга тиеш? Җыештыручы апалар бар бит», – дип әйтүчеләр дә табылыр. Һәркемнең үз дөреслеге дигәндәй.

Диана Карпова, КФУның 2 нче курс студенты

Фото: frankfoodandtravel.com


Фикер өстәү