Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен. Фитыр, фидия һәм зәкят турында

Аллаһы Тәгалә мөэминнәр хакында: «Алар (үз мал-мөлкәтен) сарыф иткәндә исраф итми һәм саранлык күрсәтми, ә моның (ягъни исраф итү белән саранлыкның) арасында урталыкны тота», – ди. Өммәтебезнең тагын бер күркәм сыйфаты уртаклаша, бүлешә белү дә. Рамазан ае моны тагын бер кат расларга ярдәм итә. Мөселманнар бу айда фитыр, фидия сәдакаларын бирә, малыннан зәкят чыгара.

Фитыр, фидия һәм зәкят турында кызыксындырган сорауларга Алмаз хәзрәт Галимҗанов ачыклык кертте.

 – Зәкят төшенчәсенә аңлатма бирсәгез иде. Нәрсә ул? Аны кемнәргә бирү мәҗбүри?

–  Ислам динендә кешене акчасыз калдыру максаты юк. Кеше финанс мөмкинлекләреннән чыгып өлеш чыгара. Аллаһы Тәгалә зәкят турында бик күп урында искә алып, бу хакта Коръәни Кәримдә хәбәр итә. Бу сүз «чистарыну» дигән сүз, ягъни малны чистарту. Ул – исламдагы биш багананың берсе. Намазны, уразаны калдырган кебек үк, мөмкинлеге булып та, хаҗ кылуны яисә зәкят түләүне калдырсаң, гөнаһ санала.

Зәкятне мөмкинлеге булган, 85 грамм алтын, йә булмаса, 595 грамм көмешкә ия кешеләр түли. Ягъни ул бернәрсәгә дә тотылмый торган 454 мең сум акчасы булганнарга кагыла. Кешенең шул күләмдә малы җыелган икән, зәкят түләргә тиешле. Шунысы да бар: зәкяткә дигән өлеш кешенең тормыш ихтыяҗларына, бурычларына, сәламәтлегенә дигән акчадан тыш малдан чыга. Күп кеше зәкят, фитыр, фидия күләмен күргәч: «Ничек без шулкадәр түләргә тиеш?» – дип әйтергә мөмкин. Шуңа күрә шәригать мөмкинлеге булган кешегә дип искәртә. Пенсия акчасына гына яшәгән кеше моны берничек тә түли алмый, билгеле. Зәкят елга бер тапкыр гына түләнелә. Әйтик, ул зәкятен хәзер түләп куя да ел буе бурычка батып яши икән, бу  дөрес түгел. Кешенең зәкят түләрлек мөмкинлеге юк икән, ул үләргә тиешлеләр исемлегеннән төшеп кала. Зәкят мескен, фәкыйрь, ятим кешеләргә бирелә.

– Хәзер халыктан фитыр һәм фидия сәдакалары турында сораулар күп килә. Алар турында да тәфсилләбрәк аңлатсагыз иде.

Фитыр – мохтаҗ булмаган мөселманның мохтаҗларга бирелә торган сәдакасы. Ул – саваплы гамәл. Аны һәр мөселман, ураза тотса-тотмаса да, тапшыра. Фитырны без Гаеткә кадәр бирәбез. Ни өчен? Чөнки ураза тоткан вакытта без кирәкмәгән гамәлләр кылырга мөмкинбез. Шулардан котылу, чистарыну, күңелдә тынычлык урнашсын өчен, пәйгамбәребез (с.г.в.) фитыр сәдакасын бирергә кушкан. Фитыр сәдакасын түләп, уразабызны камилләштерәбез генә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үз вакытында моны бодай, арпа белән биргән. Хәзер акчалата бирәбез. Фитыр күләме – 150 һәм 800 сум.

Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Әгәр мөселман, билгеле бер сәбәпләр аркасында ураза тота алый икән, ул фидия түли. Фидия  ул – бер кешене ачтан үлмәслек итеп бер көнлек ашату. Аны акчалата да бирергә мөмкин. Бу билгеле бер сумма – 350 сум. Түли алмаган очракта, Аллаһы Тәгаләдән тәүбә сорап, Аңа тәвәккәллибез. Аллаһы Тәгалә – Кичерүче һәм Гафу итүче.

Бу сәдакаларны бирми калу гөнаһ санала. Әмма кеше үзе дә фәкыйрь, очын-очка ялгап яши, авыру икән, бу түләүләр аның өстеннән төшә.

Сәдаканы тапшыру өчен махсус оешмалар бар. Мәчетләргә дә җыялар. Авыру кешеләр, ялгыз пенсионерлар, мескеннәр, бурычка баткан кешеләр, гыйлем юлында булган шәкертләр, авыр тормыш хәлендә калганнар күпме! Кеше сәдаканы үзе тапшырса хәерле.

 


Фикер өстәү