Махсус мәктәптә үсмерләрне җәза сыйфатында көчләгәннәр

Балалар буенча Вәкаләтле вәкил Игорь Мороков бу мәгълүматларны тикшерә.
Екатеринбургның тәртипсез үсмерләр өчен 124нче махсус мәктәбендә җәза сыйфатында балаларны көчләгәннәр. Бу хакта “SHOT” телеграм-каналы яза. Балаларны өлкән сыйныф укучылары педагоглар кушуы буенча мәсхәрәләгән.

Бер үсмер, мондый кимсетелүгә чыдый алмыйча, мәктәптән качкан һәм барысын да әнисенә сөйләп биргән. Хатын-кыз Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә балигъ булмаганнарны көчләү турында статья буенча җинаять эше кузгатылган. Махсус мәктәп директоры эшеннән куылган. Көчләүчеләрнең берсе тоткарланган, икенчесе качкан.

Свердловск өлкәсенең Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты бу мәгълүматны тикшерә, дип хәбәр иткән өлкәнең балалар омбудсмены Игорь Мороков.


Фикер өстәү