Татарстанның Чирмешән муниципаль районының Түбән Чегодайка авылында соңгы юлга Россия махсус операциясе барышында һәлак булган Нуршат Хуҗаевны озаттылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» район басмасы хәбәр итә.
Өлкән сержант, взвод командиры Нуршат Хуҗаев Украина Сватово шәһәрендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган. Татарстанлының хатыны һәм өч баласы калган. Ир-ат үлгәннән соң орден белән бүләкләнгән.