Татарстанда һава температурасының +19 градуска кадәр җылынуы көтелә

Төнлә -4 градуска кадәр суытачак.

17-19 апрель көннәрендә Татарстанда җылы һава урнаша.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, 17 апрельдә республикада явым-төшем көтелми. Көндез +11…+16 градуска кадәр җылытса, төнге сәгатьләрдә -4 градуска кадәр суытачак. Төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил.

18 апрельдә көндез тагын да җылы: +14+19 градус. Төнлә дә җылырак һава фаразлана: -1…+4 градус.
19 апрельдә алмашынучан болытлы һава, урыны белән аз гына яңгыр. Көндез +13…+18, төнлә 0…+5 градус. Көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил.


Фикер өстәү