Авыл ярминкәләре: сатучыга да, алучыга да бәйрәм

Казанда язгы ярминкәләр гөрли. Узган шимбәдә авыл рәтләре арасыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та узды. Ул авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен җиткерде. Рәхмәт дигәннән, авылдан төянеп килеп шәһәр халкын ашатучыларга җылы сүзләр күп яңгырый монда. Халык кәефе нинди, кайсы ризыкларны яратып алалар? «ВТ» хәбәрчесе дә шимбә иртәсен авыл мохитендә уздырды.

Бу атнада «Казан» агропаркында Мамадыш, Кукмара, Арча районнары уңганнары килеп, үз продукциясен тәкъдим итте. Тышкы яктагы мәйдан әллә каян үзенә тартып тора. Ул көнне биредә тормыш кайный. Еракларга җыр-моң тарала, әтәч кычкырган тавышлар ишетелә, ит кыздырган ис чыга…

Мамадыш райпосы иң тәмле ризыкларын алып килгән: май, сыр, лимонад, казылыклар… Пешкән ризыклар, ярмалар да җитәрлек. Читтәрәк балык сатучылар тезелгән. Алардан соң авыл җирлекләрендә яшәүчеләр сату итә. Берәүләр кул эшләрен сата, икенчеләр юкәдән мунчала ясап китергән, өченчеләр кышка әзерләгән банка-банка сый нигъмәтен алып килгән.

– Ярминкәләрне көтеп торабыз. Районда узганына да барырга тырышабыз. Монда үзенә күрә бер җылылык бар. Казанга бару мәртәбә инде ул. Шәһәр халкының ихтыяҗын өйрәнеп кайтасың, – ди Мамадыш районың Түбән Яке авылы җирлеге башлыгы Рафаэль Низаметдинов.

Каршы якта арчалылар сәүдә итә. Алар да үзләренең халык яратып алган ризыкларын алып килгәннәр. Биредә литрлап сатыла торган сөткә чират тезелгән.  Наласа авылыннан Фәрит абый сарымсак, йомырка, литр ярымлы шешәләрдә сөт алып килгән.

– Йомырканың дистәсен 100 сумга сатам. Сөтнең шушы шешәсен 100 сум дип торам. Халык бик сорагач, 90га да биреп җибәрәм. Бәяне төшерәсем килми. Шәһәр кешесе сөтне җиңел генә савып алабыз дип уйлыйдыр инде. Имчәкне юасың да, сөт чыга, дип. Әмма сыерны сыер итәр өчен дә, сөтен савып алыр өчен дә күпме тырышасы әле! Мал тотканнар яхшы белә. Хәзер бит барысын да сатып аласы. Печәне дә, ашлыгы да кыйммәт, – ди Фәрит абый. – Сарымсакның килосын 250 сумга алып китәләр. Берәү дә аптырамый. Ә бит хезмәте дә аз, чыгымы да.

Кукмаралылар рәтендә дә зур чиратлы урыннар күп иде. Борай ярмасына тезелешкәннәр, сөткә, иткә…

– Бирегә 4 елдан артык йөрим инде. Халык продукциябезне бик яратты. Инде үз клиентларым бар. Килүемне көтеп торалар. Язгы-көзге ярминкәләр барышында бер генә шимбә дә килми калмадым. Нинди һава торышы булмасын, кешеләрне уйлап, юлга чыгып китәм. Атна буена җитәрлек итеп алып куючылар бар бит, – ди Рифнур Шакиров. – Мондый ярминкәләр бик кирәк. Безгә дә файда. Кешеләр белән аралашып кайту да рәхәт. Киләчәктә дә шәһәр халкын сөендереп торырга язсын!

Илшат Хамизов та шактый еллар биредә ит сата. Яшерми, районда уза торганнарында да сатып караган. Әмма Казанда табышлырак, ди.

–   Яңа гына чалган мал ите булгач, тиз алып бетерәләр. Ит янына бавырын да, йөрәген дә алып киләм. Мал аякларын сораучы бар. Халык бик иртә йөри. Үзебез дә иртәгә ярминкә дигән төнне йоклап тормыйбыз, иртәнге өчтә юлга чыгабыз, – ди ул.

Кабат рәтләр буенча узам. Сатып алучыларны коймак белән дә сыйлыйлар икән биредә. Шунда чәйләп алучылар белән дә сөйләштем. Наилә апа бер генә ярминкәне дә калдырмаган.

– Атна саен килеп, запас туплыйм. Пенсиям начар түгел. Монда әйберне кыйммәт сатмыйлар. Акча да янга кала, сыйфатлы ризык та аласың. Автобус белән йөргәч, күп әйбер күтәреп булмый. Кыяр-помидор алам, чәйгә пироглар, кәбестә дә алдым әле бүген. Итләрне өйгә китереп бирделәр. Акчасын түләп киттем дә, китерделәр. Бәрәңгене дә шулай иттеләр, – ди ул.

Исламия апа Арчаныкы икән. Якташларның киләсен ишеткәч, килдем, ди.

– Авылга бик кайтып йөреп булмый. Кызыма әйттем дә, ул монда алып килде. Тавык та алдык, сыер ите дә, суган белән кишер дә. Авылдашларны да очраттым. Мәтрүшкәле чәйләр ясап бирделәр. Күңелемә рәхәт булды, – ди ул.

САН

Узган атнада фермерлар барлыгы 10 млн сумлык продукция алып килгән. Бу – 40 тонна бәрәңге һәм яшелчә, 10 тонна шикәр, 8 тонна сыер ите һәм он, 4,5 тонна сөт, 4 тонна ярма, 1,2 тонна май, 1 тонна кош ите, 1 тонна сыр һәм 32,4 мең данә йомырка дигән сүз. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай ук Чаллыда, Яшел Үзән районында һәм Түбән Камада үткәрелә. Татарстанда 18 марттан 8 апрельгә кадәр сәүдә мәйданчыкларына 253,5 млн сумлык товар китерелгән.

22 апрельдә язгы ярминкәнең соңгысы узачак.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: https://rais.tatarstan.ru/pressa/photoreports

Бәяләр (сумнарда):

Сыер ите (кг) – 430–480;

Бавыр (кг) – 350–400;

Сыер мае (кг) – 520–550;

Йомырка (дистәсе) – 100;

Сөт (литр)  – 40–50;

Сыр (кг) – 350–430;

Бәрәңге (кг) – 18;

Кәбестә (кг)  – 14;

Суган (кг) – 55.

 

 

 

 


Фикер өстәү