Самолет билетларының 15-30 процентка кыйммәтләнәчәге турында кисәткәннәр

Россия Транспорт министрлыгы фаразлары буенча, җәйге сезонда самолет билетлары бәясе 15-30 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Хөкүмәтнең билет бәяләрен субсидияләү буенча карар кабул итмәвенә бәйле бу, дип аңлаткан министр урынбасары Игорь Чалик.

Аның әйтүенчә, узган елдагыдан аермалы буларак, быел субсидияләр бирү турында карар кабул ителмәгән әле. Узган елда Хөкүмәттән бу максатка 100 миллиард сум бирелгән булган, дип яза “Интерфакс”.
“Шуңа күрә билет бәясе 15-30 процентка кыйммәтләнергә, шулай ук рейслар саны да киметелергә мөмкин, – дигән Чалик.
Исегезгә төшерәбез: авиациядә җәйге сезон – март азагыннан октябрь азагына кадәр чор. Узган елда шушы вакыт эчендә аваикомпанияләргә эчке рейслары чыгымнарын каплау өчен 100 миллиард сум акча бирелгән. Кышкы сезонда исә бу максатка 25,3 миллиард сум юлланган.


Фикер өстәү