Бүген бик сирәк очрый торган Кояш тотылу булачак

Гибрид рәвешендә Кояш тотылу чама белән дистә елга бер тапкыр күзәтелә.

Бүген – 20 апрельдә бөтен дөньяда сирәк очрый торган табигать күренеше – гибрид рәвешендә Кояш тотылу булачак. Гибрид дигәнебез шуны аңлата: Кояш тотылганда, үзенең юлын (безгә күренә торган өлеше) боҗрасыман рәвештән тулыга һәм, киресенчә, тулыдан боҗрасыман рәвешкә алыштыра. Кояшның шул рәвешле тотылуы дистә елга якынча бер тапкыр күзәтелә. Мондый күренешнең чираттагысы 2031 елның 14 ноябрендә булачак икән.

Әмма Россиядә яшәүчеләр Кояшның гибрид рәвешендә тотылуын күрә алмаячак. Уникаль табигать күренешен Мәскәү вакыты белән 4:36 белән 9:59 сәгать аралыгында Австралиянең көнбатыш, Тимор һәм Индонезиянең көнчыгыш өлешләрендә генә күзәтеп булачак. Кояш тотылу бер минуттан аз гына күбрәк дәвам итәчәк.

Мондый күренешнең чираттагысы 2031 елның 14 ноябрендә көтелә. Бу юлы да Россиядә аны күреп булмаячак, ди галимнәр. Ул бары тик Төньяк һәм Көньяк Америкада, шулай ук Африканың көнбатыш өлешендә генә күренәчәк.


Фикер өстәү