«Бердәм Россия»дән Дәүләт Думасы депутаты Николай Борцов вафат, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына фракциянең матбугат хезмәте.
«Бүген 78 нче яшендә Дәүләт Думасы депутаты Борцов Николай Иванович вафат булды. Якыннарының һәм туганнарының кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз», — дип белдерделәр партиядә.