Татарстанда кыяр бәясе төшә башлаган

Татарстанстатның бастырылган аналитикасыннан күренгәнчә, узган атнада кыяр бәясе 1,27% ка кимегән. Бүген бер килограмм кыярны уртача 177,4 сумга сатып алырга мөмкин.

10 мартта кыяр 192,92 сум тора иде. Бу 27 февральгә караганда 38,85 сумга кимрәк. Тагын бер атнадан кыяр 10,59% ка — 1 кг өчен 172,3 сумга кадәр арзанайган. Алдагы өч атнада бу яшелчә кыйммәтләнгән генә.

 


Фикер өстәү