Татарстанда 26 апрельдә Туган тел көнен һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәчәкләр

Татарстан Республикасында 26 апрельдә Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтеләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Рәисе Туган тел көнен югары дәрәҗәдә оештыру һәм эчтәлекле итеп билгеләп үтәргә кушты.

Май бәйрәмнәре якынлаша, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, спорт һәм мәдәни чаралар оештырылуын күзәтергә кирәк, алар кешеләргә ял көннәрен файдалы уздырырга мөмкинлек бирәчәк.

Төп бәйрәмнәрнең берсе — 9 Май — Җиңү көне, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. «Бу көнне иң югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк, — диде ул. — Эчтәлекле, кызык, ветераннарга зур игътибар белән. Хәзерге хәлне исәпкә алып, гражданнарның иминлек чараларын, шулай ук барлык террорчылыкка каршы чараларны үтәүне тәэмин итәргә кирәк».


Фикер өстәү