Тукай исемендәге дәүләт премиясенең күләме ике тапкырга арткан

Быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең күләме 1 млн. сум тәшкил итәчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган указда шул хакта әйтелә. Моңа кадәр әлеге премия 500 мең сум иде.

Мәгълүм булганча, быел Тукай бүләгенә 13 кандидат тәкъдим ителде. Лауреатларны 26 апрельдә – Тукай туган көндә узучы Туган тел көнендә бүләклиләр. 1958 елдан бирле тапшырылучы бүләккә узган ел язучы Ләбиб Лерон һәм рәссам Анатолий Егоров лаек дип табылды.


Фикер өстәү