Казанда күн эшләнмәләрендәге татар бизәкләре турында фильм төшерәчәкләр

Казанда “Казанский ШОВ” (“Казан җөе”) фильмының уникаль проекты тәкъдим ителде. Документаль-нәфис фильмда татар милли аяк киеме –  читек мисалында күн мозаикасы аерым сәнгать төре буларак күрсәтелә.

Фильмның идея авторлары – режиссер Бай Хәйруллин һәм креатив продюсер, “Qul eşe” татар һөнәрчелек мәктәбенә нигез салучы Мира Рахмат. Хәзер проект документаль өлешне төшерү стадиясендә. Фильм “Время кино” дирекциясе ярдәме белән төшерелә.

Мира Рахмат әйтүенчә, проектның төп максаты – күн мозаикасы һөнәрен популярлаштыру.

–  Фильм белән без бу темага игътибар җәлеп итә һәм мөмкин кадәр күбрәк кешене кызыксындыра алабыз. Без бу һөнәрне саклау һәм үстерүнең мөһимлеген киң аудиториягә җиткерергә телибез. Һәм без моны меңләгән кешене рухландыра алырлык дәрәҗәдә эшли алабыз, – диде ул.

Фильм төшерү идеясе Арчада милли аяк киеме фабрикасы тарихын өйрәнгән вакытта барлыкка килгән. Кайчандыр фабрикада 1300 гә якын күн мозаикасы осталары эшләгән. Шулай итеп кинематографистлар Казан җөе, читекләр һәм һөнәрчелек осталыгы традицияләре турында креатив проект эшләргә була.

Кинокартина тамашачыга татар орнаменты һәм аның әһәмияте турында сөйләячәк. Фильмда Арча фабрикасының элеккеге эшчеләре һәм Арча музееның күннән бизәкләр ясаучы осталары белән әңгәмәләр булачак. Документаль тарих Ләйлә исемле кыз турындагы сәнгати линия белән бергә барачак. Ул туган ягына кайтып, яшь егет Гәрәйне очрата.

Фильмны киләсе елга төшереп бетерергә планлаштыралар.

Режиссер Бай Хәйруллин сүзләренчә, бу фильм гына түгел, ә илдә халык һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән тулы бер проект.

– Безнең фильмда тамашачы өчен дә, теләсә кайсы дәрәҗәдәге осталар өчен дә кирәкле мәгълүмат булачак. Проект күпләрне илһамландырыр дип ышанам. Киләчәктә илебез тарихы, мәдәнияте һәм мирасы турында фильмнар өстендә эшләүне дәвам итәргә ниятлим. Ул бездә бик бай, – диде ул.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү