Путинның матбугат секретаре улының махсус хәрби операциядә катнашуын раслаган

Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков улы Николайның чыннан да махсус хәрби операциядә катнашканын раслаган, әмма барысын да ачып бетермәгән.

«Ул үз вакытында Россия кораллы көчләрендә хезмәт итте. Үзенең конституцион бурычын үтәде. Хәзер ул шундый карар кабул итте. Ул олы кеше. Әйе, ул чыннан да махсус хәрби операциядә катнашты. Моннан да күбрәкне әйтергә теләмим, бу минем эшем белән бәйле түгел», – дигән Песков, аның улы чыннан да шәхси хәрби компаниядә хезмәт иткәнме һәм ни өчен ул Россия кораллы көчләрен сайламаган дигән сорауларга җавап итеп.

Элегрәк «Вагнер»шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожин хәбәр итүенчә, Песковның улы артиллерист булып хезмәт иткән. Пригожин сүзләренчә, Николай Песков хәрби операция зонасында алты айга якын булган һәм хезмәт барышында батырлык күрсәткән.


Фикер өстәү