Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысының да хезмәт хакын тигезләүне хуплаган

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларны, шул исәптән акча түләү мәсьәләсендә, тигезләү белән килешкән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Дәүләт башлыгы Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары, махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эш төркеме җитәкчесе Андрей Турчак белән эшлекле очрашу үткәргән. Ул махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итүчеләрнең һзм мобилизацияләнүчеләрнең хезмәт хакы мәсьәләсендәге аермалыкның сакланып калуы турында сөйләгән. Турчак әйтүенчә, мобилизацияләнүче солдат, кайда гына хезмәт итсә дә, 195 мең сум ала. Контракт буенча хезмәт итүче исә алгы сызыкта гына булганда гына шундый акчага өметләнергә мөмкин.
“Кулына корал тотып, Россия өчен көрәшүчеләрнең барысы өчен да тигез шартлар тудырырга кирәк. Безгә кешенең нинди категориягә керүе түгел, бәлки Ватаныбызга нинди мөнәсәбәттә булуы мөһим. Һичшиксез, мондый тигезлеккә ирешергә кирәк”, – дигән Президент.

 


Фикер өстәү