Яшелчә һәм җиләк-җимешне сеткага тутырып сатуны тыймакчылар

Бу товарлар 20%ка кыйммәтләнергә мөмкин.

Россиядә яшелчә һәм җиләк-җимешне сеткага тутырып сатуны тыймакчылар. Россия экологик операторы (РЭО) фикеренчә, мондый сеткаларны эшкәртү бик кыен. Алар урынына пропилен, полиэтилен яки кәгазь пакетлар куллану тәкъдим ителә, дип яза “Ведомости”. Басма мәгълүматларына караганда, продукцияне 20%ка кыйммәтләндерергә мөмкин бу.

Белгечләр әйтүенчә, сумка-сетка иң арзанлы “савыт” төре булып торганлыктан, аннан акрынлап кына баш тартырга кирәк.


Фикер өстәү