1 июльдән сырхауханәләрдә психологларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак

1 июльдән сырхауханәләрдә психологларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтүенчә, хәзер дәвалау оешмаларында медицина психологлары яңача эшләячәк. ТАСС хәбәренә караганда, махсус хәрби операциядә катнашучылар да белгечләргә күренә алачак.

Гыйнварда хәбәр ителгәнчә, илдә психолог һәм психотерапевтларга мөрәҗәгать итүчеләр саны бер ел эчендә 7 тапкыр арткан. Бигрәк тә узган елның сентябрь һәм октябрь айларында мондыйлар бик күп булган. Киңәш-табыш сораучыларның 82 проценты – хатын-кызлар. 53 проценты – 26-35 яшьлекләр. 17 проценты – 18 дән 25кә кадәрге яшьләр.

Психологларга башлыча депрессия, гаиләдәге, эштәге проблемалар буенча киләләр.


Фикер өстәү