Рөстәм Миңнеханов Казанда һәм республика районнарында чүп-чар чыгару мәсьәләсен хәл итәргә кушты

Казанда һәм республиканың кайбер районнарында чүп-чарны вакытында чыгармау проблемасы бар, бу темага халыктан бик күп шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр килә, дип игътибар итте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ул бу мәсьәләне татарстанлыларның шикаятьләренә мөмкин кадәр тизрәк җавап бирергә өндәде.

Миңнеханов сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең күбесе Казан, Лаеш, Питрәч һәм Кукмара районнарында яшәүчеләрдән һәм эшкуарлардан килә.

«Бу хакта инде сөйләшкән идек бит. Кызганычка каршы, проблемалар туа тора. Санкцияләнмәгән чүплекләр, чүп-чар чыгарган өчен бәяләр арту… <…> Аңлыйм, чоры шундый, ләкин тиз җавап бирергә кирәк. Бездә контроль, исәпкә алу системалары бар. Барысын да күрәбез, карарларны тиз арада кабул итәргә генә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу проблеманы ТР Төзелеш министрлыгына һәм ТР Экология министрлыгына хәл итәргә кушты.


Фикер өстәү