Рөстәм Миңнеханов Татарстан урманчыларына автомобиль ачкычлары тапшырды

Чара Казанның Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы алдындагы мәйданчыкта узды.

Урманчыларга патрульлек эше алып бару өчен барлыгы 28 берәмлек LADA Niva legend машиналарына сертификатлар тапшырылды.

“Урман – безнең байлыгыбыз. Шуңа күрә ана карата бик кадерле мөнәсәбәттә булырга кирәк”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, урман тармагы вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. Ул бүген республикада тормышка ашырылып килүче программаларның урман хуҗалыгына ярдәм итүгә юнәлдерелүен басым ясап әйтте.
Татарстан Рәисе искә төшереп үткәнчә, бүген тапшырылган автомобильләр федераль программа кысасында сатып алынган. Ул, урманчыларга бирелгән заманча транспорт чараларының нәтиҗәле эшләү өчен бик мөһим булуын искәртеп, Россия Табигать һәм экология министрлыгына рәхмәт сүзләре ирештерде. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, алар урманнарыбызны саклау һәм үстерү мөмкинлеге бирәчәк.
Республикада урманнарны саклауга бәйле барлык мәсьәләләрнең тиешле дәрәҗәдә хәл ителеп килүенә ышанам, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 


Фикер өстәү