Фирдус Тямаев ГИБДД хезмәткәрләренә үпкәсен белдергән: «Солдатларга шулай булышасызмы?»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев махсус операция башланганнан бирле андагы егетләргә гуманитар ярдәм җыеп булыша. Шушы көннәрдә генә ул чираттагы партия кирәк-яраклар җыя башлаулары хакында сөйләгән иде. Күптән түгел җырчы хәрбиләр өчен үз акчасына 5нче «Нива» машинасы сатып алган. Дуслары ярдәме белән «Нива»ны Херсон өлкәсенә илткәндә, егетләрне Чистай юлында ГИБДД хезмәткәрләре туктатып, штраф салганнар.

«Күрегез безнең «герой»ларны! Үз акчабызга 5нче «Нива» алдык. Юлда ул ватылды, аны төзәтеп нервы бетте. Юлга чыгарга дип әзерләндек. Тик Чистай гаишниклары туктатып, бәйләнеп, штраф салдылар. Сез безнең солдатларга шулай булышасызмы?» – дип язып видео урнаштырган ул үзенең социаль челтәрендә.

«Без барыбыз да ялгышабыз, юл кагыйдәләрен бозабыз. Монда эш кешелеклелектә», – дип тә өстәгән ул.

 


Фикер өстәү