“Дон” берләштерелгән казак бригадасында яңа отряд барлыкка килде

“Дон” бригадасында “Аксай” махсус отряды барлыкка килде. Хәзер андагы сугышчылар да бригаданың башка отрядлары белән берлектә махсус хәрби операция (МХО) зонасының алдагы линиясендә хезмәт итәчәк.

“Асылда бу батальон-тактика төркеме. Әмма бурычлары киңрәк: алар диверсия-резведка эшчәнлеге дә алып бара”, – дип хәбәр итәләр “Дон” бригадасында.

“Аксай” отряды белән Кубань төбәгенең тәҗрибәле казагы җитәкчелек итә. Чип кушаматлы бу сугышчы МХО зонасында күрсәткән батырлыгы өчен Россия Герое исеменә дә тәкъдим ителгән.

Отрядтагы егетләрнең яртысы – МХОның беренче елындагы “Дон” бригадасы сафларында тәҗрибә туплаган сугышчылар. Күбесе – Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләренә ия булды. Отрядка яңа килеп кушылган егетләр исә тәҗрибәле сугышчылар кулы астында әзерлек уза. “Казак сугышчыларының МХО башлаган чорда ничек хезмәт иткәнен күргән командование “Аксай” отрядына да зур ышаныч күрсәтә”, – диләр бригадада.


Фикер өстәү