Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Агротуризм” грантын алуга бәйге игълан иткән

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, туристларны  авыл хуҗалыгы оешмаларына җәлеп итү өчен, “Агротуризм” грантын алуга бәйге игълан иткән. Туризм буенча Дәүләт комитеты хәбәренә караганда, грант туризм ярдәмендә үз продукциясен күбрәк сатарга ниятләүче җитештерүчеләр өчен булдырылган.

Туризмнан алынган гомуми керем авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акчаның 25 процентыннан артмаска тиеш. Дәүләт ярдәме бер хуҗалыкка 3 миллион сумнан 10 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Гаризалар 8 майга кадәр кабул ителә.

Грант акчасы туристларны урнаштыру өчен корылмалар сатып алу, төзү, яңартуга, аларны коммуналь челтәрләргә тоташтыруга,  туристлар өчен кирәк-ярак – палаткалар, мебель юнәтүгә, шулай ук, балалар мәйданчыкларын булдыру һәм территорияне төзекләндерүгә тотылырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, Татарстан фермаларында мондый үрнәкләр бар да инде. Мәсәлән, Кайбыч балыкчылык хуҗалыгы һәм боланнар үрчетүче “Дикая ферма”да туристлар өчен ял итү урыннары булдырылган.


Фикер өстәү