Апрельдә Россиядә инфляция дәрәҗәсе 2,6 процентка кадәр төште

Март аенда Россия үсеш алган илләр арасында инфляциянең иң түбән күрсәткечләренең берсен (3,5 процент) күрсәтте. Апрельдә исә күрсәткеч 2,6 процентка төште, дип сөйләде Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников.

«Бездә дәүләт бурычы дәрәҗәсе күпкә түбәнрәк, бездә инфляция дә сизелерлек түбән. Алга киткән илләрдән бездә, гомумән, [еллык инфляция] хәзер март буенча иң түбән дәрәҗәдә (3,5 процент), ә апрель буенча мәгълүмат гомумән 2,6 процент тәшкил итә», — дип аның сүзләрен китерә Кремль матбугат хезмәте.

Решетников сүзләренчә, Россиядә инфляцияне киметүгә узган елда ук кабул ителгән чаралар йогынты ясаган һәм алга таба төшү өчен җитди нигез булдырган. «Бездә тарифларны индексацияләү булмаячак, безнең уңыш бик яхшы», — дип өстәде министр.

Элегрәк Үзәк банк хәбәр иткәнчә, мартта еллык инфляция югары база йогынтысында кинәт кимегән.

 


Фикер өстәү