«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты нигезендә Татарстанда социаль ипотека буенча яңа йортлар төзелә

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты нигезендә Татарстанда социаль ипотека буенча яңа йортлар төзелә. Шулай итеп, республикада яшәүчеләргә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге ачыла. Арчада шундый йортны төзи башлаганнар да инде.

Башка шәһәр-районнарда яшәүчеләр дә ташламалы шартларда торак шартларын яхшырта алачак. Тукай, Чирмешән, Биектау, Буа, Балтач, Мөслим һәм Алексеевск районнарында индивидуаль җылытуга көйләнгән йортлар төзелә. Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга, Лениногорск кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләр исә үзәкләштерелгән нигездә җылытыла торган торак белән тәэмин ителәчәк. Фатирлар тулысынча әзер хәлдә файдалануга тапшырыла.

Мондый торакка  Дәүләт торак фонды программаларында катнашучылар – бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, программаны тормышка ашыруга акча бирүче оешмалар хезмәткәрләре, ятимнәр, яшь гаиләләр дәгъва кыла. Быел фонд программалары буенча барлыгы 2885 гаиләне тораклы итү күздә тотыла.


Фикер өстәү