Татарстан Дәүләт Советы “Үлемсез полк” акциясенә кушылды

Бу көннәрдә барлык шәһәрләрдә һәм авылларда, һәр йортта Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен үз гомерен кызганмаган кешеләрне искә алалар. Һәр гаиләнең үз геройлары бар, һәм без аларны 9 Майда «Үлемсез полк» акциясендә катнашып, аерым сагыш һәм горурлык хисе белән искә алабыз.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм Парламент Аппараты хезмәткәрләре ел саен «Үлемсез полк» йөрешендә актив катнаша. “Быел катнашучыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан акция башка форматта узачак, шуңа күрә без Ватанны саклаган геройларыбызны искә алырга булдык, аларның портретлары белән видеороликны парламент бинасындагы һәм социаль челтәрләрдәге мәгълүмат таблоларына урнаштырдык. Видеороликны яздыру өчен Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм Парламент Аппараты хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан 67 туганының фотопортреты җыелды”, – диелә Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәрендә.


Фикер өстәү