Рөстәм Миңнеханов үлгәннән соң бүләкләнгән татарстанлыларның орденнарын туганнарына тапшырган

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Республика башлыгы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, «Россия Герое» исеме үлгәннән соң өлкән лейтенант Олег Сорокинга бирелде. «Алтын йолдыз» медален аның әти-әнисенә тапшырдылар. Батырлык орденнары белән үлгәннән соң өлкән лейтенант Герман Захаров һәм рядовой Фәнил Хисмәтуллин бүләкләнде. Рәис кулыннан бүләкләрне аларның туганнары алды.


Фикер өстәү