9 майда Казанда Җиңү көне ничек узачак? ПРОГРАММА

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы билгеләп үтелә. 9 Май көнне Казанда Җиңү парады, концертлар, тематик мәйданчыклар оештырылачак, салют булачак.

9 Май алдыннан чаралар

Сугыш елларында Татарстаннан 700 мең кеше фронтка китә. Һәр икесенең берсенә генә өйләренә әйләнеп кайтырга насыйп була. 2023 елгы мәгълүматлар буенча, республикада барлыгы 14 277 ветеран яши. Соңгы биш ел эчендә аларның саны өч тапкыр кимегән. Турыдан-туры сугышта катнашкан 172 кеше генә калган инде.

5 майда Муса Җәлилнең музей-фатирында “Безгә яшәргә һәм истән чыгармаска” дигән концерт узачак.

5 майда Казан Кремлендә “Без хәтерлибез” флешмобы үткәрелә. 9 Май көнне шунда ук “Җиңүгә юл” квесты оештырылачак, 10.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә бәйрәм концертлары башланачак. Шулай ук бу көннәрдә Кремль территориясендә Бөек Ватан сугышы чорындагы автомобиль техникасы һәм корал күргәзмәсе эшләячәк.
9 Майда Казанда бәйрәм чаралары

Бәйрәм берничә урында уздырылачак. Көн Архангел һәм Арча кыры зиратларына чәчәкләр салудан башланачак. Шулай ук Җиңү паркында: Мәңгелек утка, Тыл хезмәтчәннәре, Аналар һәм тол хатыннар, Совет Солдаты һәйкәлләренә чәчәкләр салыначак.

12.00 сәгатьтә Җиңү паркында юнармиячеләр парады башлана. Шуннан соң – концерт. 18.00 сәгатьтә оркестр белән бәйрәм концерты башланып китәчәк.

Бәйрәмнең төп урыны – Меңьеллык мәйданы. Биредә 9.30 сәгатьтә тантаналы программа старт алачак.
10.00 сәгатьтә Җиңү парады башлана. Анда Казан гарнизоны гаскәрләре, хәрби хезмәткәрләр, хәрби училище курсантлары, юнармиячеләр, кадетлар, суворовчылар, тарихи хәрби техника һәм ретро-машиналар катнашачак.

“Алданрак килүне сорыйбыз. Мәйданчыкка Кремль, Профсоюз, Бауман урамнары ягыннан кертеләчәк. Анда халыкны тикшереп кертү өчен чатырлар булдырылачак. Шулар аша узып, Казан Кремле тавында иң яхшы урыннарны сайларга мөмкин булачак”, –ди Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Сәхнәдә 1 600 ләп артист чыгыш ясаячак. Әмма быел Мәскәү “йолдыз”лары булмаячак. 18.00 сәгатьтә “Поющая Казань” сәнгать осталары концерты башлана.

14.00 сәгатьтән – Бауман урамында концерт һәм фотозоналар белән интерактив программа.

15.00 сәгатьтән шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, ә 18.00 сәгатьтән Җиңү паркында оркестр 30-40нчы елларның җырларын башкарачак.

19.00 сәгатьтә бәйрәм кунакларын янә Меңьеллык мәйданында көтәчәкләр. Биредә концерт булачак. Караоке форматында җырлау мөмкинлеге тудырыла.

Казанда – “Үлемсез полк”

2023 елда Казанда “Үлемсез полк”, бөтен илдәге кебек үк, иминлекне күздә тотып, гадәттәгечә уздырылмаячак. Оештыручылар, үз геройларыбызның истәлеген хөрмәтләү өчен, яңа формат тәкъдим итә. Мәсәлән, ветераннарыбыз фотосурәтләрен кием-салымга, бейдж, тәрәзә төпләренә яки машина тәрәзәләренә урнаштырырга мөмкин.

Салютны кайдан карарга?

Казан өстендә салют утлары 22.00 сәгатьтә җемелди башлаячак. Аны Казансу белән Киров һәм Ленин дамбалары арасыннан, шулай ук Кремль Яр буе белән “Миллениум” күпере арасыннан җибәрү күздә тотыла. Салют “Чаша” яныннан һәм Кремль Яр буеннан бигрәк тә әйбәт күренәчәк.

 

Фото: https://kuda-kazan.ru/


Фикер өстәү