Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренә үзләрен коррупциягә этәрүләрен хәбәр итүне йөкләгән законга кул куйган

Язмача хәбәр итәргә кирәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов түрәләргә үзләрен коррупциягә этәрүләрен хәбәр итүне йөкләгән законны имзалаган. “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында” законга шундый үзгәрешләр кертелгән.

Бу хакта язмача хәбәр итәргә кирәк. Гаризада коррупциягә этәрүнең тәгаен ысулын, шулай ук кемнең этәрүен күрсәтү таләп ителә.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе вәкаләтләрен киңәйтүне күздә тоткан Указга кул куйган. Документта республика башкарма хакимияте системасы һәм структурасына нәрсәләрнең керүе билгеләнгән.


Фикер өстәү