Кыраудан соң нишләргә? Бакчачы журналист киңәш бирде

Соңгы ике көндә социаль челтәрләрдә бакчачылар кыраудан соң зыян күргән яшелчәләренең фотолары белән уртаклашалар. Һава торышындагы кискен үзгәрешләр яшелчәләрен күчереп өлгерүчеләргә шактый зыян китерде. 

Бакчачы журналист Роза Нургалиева кыраудан соң зыян күргән үсентеләргә ярдәм күрсәтү буенча киңәш бирде. Кырау зыян салган үсемлекләрнең өсләренә салкын су сиптерергә киңәш итә ул.

«Шулай ук 5 л суга 1 ампула «Эпин-экстра» кушып сиптереп ярдәм итә аласыз. Бер атнадан тагын бер тапкыр кабатларга була», — ди Роза Нургалиева.


Фикер өстәү