Сәламәтлек саклау министрлыгы табиблар бурычларының бер өлешен шәфкать туташларына тапшырырга тәкъдим иткән

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында табиблар бурычяларының бер өлешен урта медицина персоналына тапшырырга тәкъдим иткәннәр. Ведомствода әйтүләренчә, сыйфатка зыян салмыйча гына, медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен арттырачак һәм кадрлар кытлыгын хәл итүнең бер юлы булып торачак бу.

“Коммерсантъ” язганча, министрлыкның Сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк фәнни-тикшеренү институты табиблар вазыйфаларының бер өлешен, шул исәптән диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләр уздыру өчен исемлекләр төзү, халыкны санитария-гигиена ягыннан агарту эшен шәфкать туташларына тапшырырга тәкъдим иткән.

Моннан тыш фәнни-тикшеренү институты урта медицина персоналына хроник авырулардан интегүчеләрне күзәтү, дарулар һәм даруларсыз дәвалануның нәтиҗәсен, иминлеген бәяләү, авыр хәрәкәтләнүчеләрнең сәламәтлеген күзәтү өчен өйләренә барып йөрү, “Сәламәтлек мәктәбе” оештыру һәм үткәрүне рөхсәт итәргә тәкъдим итә.

Шул ук вакытта институтта билгеләп үтелгәнчә, табибларның барлык вазыйфаларын шәфкать туташларына тапшырып булмый. Әйтик, гадәти ОРВИдан даруларны бары тик табиб яки киңәйтелгән вәкаләтле фельдшер гына билгеләргә мөмкин.


Фикер өстәү