Хөкүмәт инвалид балалы ата-аналарга өстәмә ялларны берләштереп алырга рөхсәт иткән

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин инвалид балалы ата-аналарга өстәмә ялларны җыярга рөхсәт итүне күздә тоткан карарга кул куйган.

Шулай итеп, мондый ата-аналар, өстәмә ялларны берләштереп, бер ел эчендә рәттән 24 көнгә кадәр ял алырга мөмкин. Хезмәткәр җыелып килгән ялларын алу өчен вакытын эш бирүче белән килештерергә һәм кадрлар бүлегенә гариза тапшырырга тиеш.

Хәзерге вакытта инвалид баланың әтисе яки әнисенә һәр ай саен дүртәр көн өстәмә ял бирелә. Файдаланылмый калган яллар җыелып килми һәм киләсе айларга күчерелми.


Фикер өстәү