Инвалид арбасындагы кеше метро поезды астына тәгәрәп төшкән

Мәскәдә инвалид арбасындагы кеше метро поезды астына килеп төшкән. Бу хакта MK.RU хәбәр итә.

Видеодан күренгәнчә, бу хәл кичә кичен Арбат – Покровская юнәлешенең “Курская” станциясендә килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 33 яшьлек ир-ат, коляскасы тормозына вакытында басмавы сәбәпле, үзен озатып йөрүче кызның күз алдында перроннан поезд астына егылып төшкән.

Бәхеткә, ул исән калган. Аягы җәрәхәтләнү сәбәпле, хастаханәгә озатылган.


Фикер өстәү