Бүген Казанда ВИЧ-инфекция буенча бушлай тест узарга мөмкин

Бүген – 12 майда Казанда ВИЧ-инфекция буенча аноним рәвештә бушлай экспресс-тест узарга мөмкин. Бу хакта Татарстан башкаласының Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән хәбәр ителгән.

Тест-мобильләр “Горки-Әмәт урманы” паркында һәм Пушкин урамындагы 11нче йорт янында 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән искә төшереп үтелгәнчә, “Тест для победы. Помощь рядом” проекты, Президент гранты кысасында, “Новый век” коммерциясез оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла.


Фикер өстәү