Рөстәм Миңнеханов KazanForum кысаларындагы чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы кысаларында булачак чараларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Ул ассызыклаганча, иң җитди игътибар куркынычсызлыкны тәэмин итүне таләп итә. Бик зур йөкләнеш хокук саклау системасына һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына төшә. Шулай ук югары эш режимына тормыш белән тәэмин итү хезмәтләре күчәчәк, бигрәк тә Казанда.

— Туризм объектларының, кунакчыллык, транспорт объектларының җайга салынган эшен тәэмин итәргә кирәк, — дип игътибар итте Татарстан лидеры.

Республика башлыгы төбәккә «бик күп кунаклар» киләчәк, дип өстәде. Татарстанга чит ил кешеләре генә түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, “Изге Болгар җыены” бәйрәме Татарстанның Спас районында 21 майда Болгар шәһәрендә узачак. Анда 40 меңнән артык кунак киләчәк.


Фикер өстәү